ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанга керә торган урыннарда үз-үзеңне изоляцияләргә чакыра
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанга керә торган урыннарда үз-үзеңне изоляцияләргә чакыра. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Хәзерге вакытта шәһәргә керә торган барлык урыннарда автоинспекторларның постлары тора. Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина йөртүчеләргә коронавирус инфекциясе таралу аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәклеге хакында искәртә.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның республика халкын бер тәүлек эчендә өенә изоляциягә кайтырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде инде.