Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә кабул итү вакытлыча туктатылган
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирусны кисәтү буенча кертелгән режим аркасында, Татарстанның кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү вакытлыча туктатылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.
Аның сүзләренчә, бу эшләми торган атнада дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итүгә язылырга мөмкин, ә киләсе атнадан инспекция бүлекчәләренә бары тик битлекләр һәм башка саклану чараларын кулланып килергә кирәк.
«Гражданнарны кабул итү графикларын без Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт инспекциясе сайтларында урнаштырдык. Кешеләрне кабул итү тәрәзәләре санына һәм һәр ике сәгать санитар эшкәртүгә карап чикләячәкбез», — диде Юрий Венедиктов.
Казанда кабул итүгә язылу буенча телефон номерлары: 288-46-10, 288-46-43.