«Түбәтәй»гә нигез салучы коронавирус турында: Бу алга бару өчен бер стимул
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Түбәтәй» рестораннары челтәре коронавируска каршы көрәш чараларына җаваплы һәм уңай карашта. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына челтәргә нигез салучы Солтан Сафин сөйләде.
«Без барысын да җиңәчәкбез. Һәм бу безне көчлерәк итәчәк. Алга ыргылыш булачак», - диде эшмәкәр.
Әмма, Сафин сүзләренчә, компания икътисади яктан кимүне тойган: Казан институтларында дистанцион белем бирү сәбәпле, Университет урамында нокта ябылган, анда сату 60 процентка кимегән. Бауман һәм Кремль урамнары рестораннары штат режимында эшләвен дәвам итә.
Әйтик, мартның беренче көннәрендә үк биналарда махсус саклану чаралары кертелгән Җитәкче ышандырганча, барлык өслекләрне дә дезинфекциялиләр: җиһазлар, кассалар — кул тию белән бәйле бөтен нәрсә. Шулай ук килүчеләр бер-берсеннән җитәрлек ераклыкта булсын өчен, утырту зонасын киметкәннәр һәм хезмәткәрләрдә температураны тикшерү өчен градусниклар сатып алынган.
«Түбәтәй» татарстанлылар өчен махсус яңа опция керткән, алар өйдәге кешеләргә әзер продукция китерә. Ресторан менюсына хәзер өйгә заказ бирергә мөмкин. Эшмәкәр кризиска карамастан, компания эчендә команда бер-берсенә ярдәм итә, дип сөйләде.
«Хезмәткәрләр кемне дә булса югалтуга караганда, хезмәт хакларының гомуми ставкасын киметергә үзләре тәкъдим итте. Компания – бер гаилә кебек. Без бу хәлдә максималь дәрәҗәдә тынычлык саклыйбыз», - дип тәмамлады ул.