Майның беренче көнендә Татарстанда салкынайта һәм яңгыр көтелә
Бүген, 1 майда, Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән, шулай ук Казанда да яңгыр явачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исә, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга (Татарстан башкаласында 15-18 метр) җитәргә мөмкин.
Төбәктә көндез һава температурасы +11..+16 градус, Казанда +12..+14 градус көтелә.
Метеорологлар фаразларынча, атна азагында Татарстанда кырау һәм җепшек кар явуы фаразлана.