Россия Хөкүмәте Татарстанга уңайлы шәһәр мохите өчен 200 млн сум акча бүлеп бирде
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 185 млн сум акча алды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерык Министрлар Кабинетының рәсми сайтында басылып чыкты.
«2020 елда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларын гамәлгә ашыру чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә бирелә торган башка бюджетара трансфертларны бүлүне расларга», - диелә документта.
43 субъект арасында барлыгы 5 млрд сум бүленгән.
«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2018 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 3 гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше тәмамланды, районнарда 65 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.