Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 30, Чаллыда — сигез, Тукай районында — җиде, Бөгелмә районында – ике, Актаныш һәм Баулы районнарында берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...