Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2021

Новости за 08.07.2021

Рөстәм Миңнеханов: Корылыкка каршы системалы эшләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда корылыкка каршы системалы эш кирәклеген әйтте. «Иҗтимагый сектор гына түгел, шәхси хуҗалыкларның да терлек азыгы белән тәэмин ителүен кайгырту мөһим», — диде Президент бүген парламентның егерме өченче утырышында. «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Захаров оешманың эше турында сөйләде. Депутат Таһир Һадиев 38... Читать дальше...

Төркиянең Гази университеты Гаяз Исхакыйга багышланган җыен үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 8 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Гази университеты Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни җыен оештырды. Анда татар халкының күренекле әдибе турында татар-төрек галимәсе, профессор Рамилә Яруллина-Йылдырым доклад белән чыкты. Галимә татар әдибенең сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеген анализлады. Аның сәяхәтләре, татарлар күпләп яшәүче төрле илләрдә татар җәмгыятьләренең барлыкка килүендәге роле, Ерак Көнчыгыш татарларына тәэсире турында сөйләде. Рамилә Яруллина-Йылдырым чыгышында... Читать дальше...

Галимова: Корбан бәйрәмен үткәрү форматын Covid-19 буенча оперштаб билгеләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы алда торган Корбан бәйрәмен оештыручыларга карата таләпләр билгеләячәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шул хакта хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, чара башланырга җиде көн кала аны оештыручылар республика оператив штабына тиешле гариза бирергә тиеш. «Хат оператив штабка килү белән... Читать дальше...



Доллар бәясе 75 сумнан артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Иртәнге сатуларда доллар ике ай эчендә беренче тапкыр 75 сум чигеннән узып киткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Америка валютасы курсы Мәскәү вакыты белән 9.52 сәгатьтә, 35 тиенгә артып, 75,06 сумга җиткән. Берничә минут элек доллар 75,08 сумга кадәр күтәрелгән иде. Бу – 4 майдан бирле иң югары күрсәткеч.

Татарстанда тагын 42 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 яңа очрагы ачыкланган. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өендә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда — 16, Чаллыда — 13, Алабуга һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Президент академиясенең җәйге кампусын ачуда катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Президент академиясе халыкара җәйге кампусын ачуда катнаша, ул быел 11-24 июльдә Зөя калкулыкларында узачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте. «Президент академиясе кампусында Татарстан, Россия һәм чит ил югары уку йортларыннан 200дән артык иң яхшы студент катнаша, алар күп этаплы конкурс сайлавын узган», — дип искәртте спикер. Узган елда эпидемиологик вазгыять аркасында җәйге кампус үткәрелмәде. Читать дальше...

Чит ил гражданлыгы булган кешеләр дәүләт хезмәтендә эшли алмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит ил гражданлыгы булган кешеләр дәүләт яки муниципаль хезмәттә эшли алмаячак. Бүген «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Аны парламент утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Закон проекты нигезендә, Татарстанда муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, дәүләт гражданлык хезмәте, дәүләт вазифалары турында, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында... Читать дальше...

Миңнеханов Казанда узачак форумда Россиянең әйдәп баручы онкологлары белән очраша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең 75 еллыгына багышланган форумда онкологлар белән очрашырга ниятли. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте. «Конференция Казанда 8-9 июль көннәрендә уза. Чара катнаш форматта (күбесенчә дистанцион рәвештә) үткәрелә», — дип хәбәр итте спикер. Форум 3 меңнән артык катнашучыны җыйды, аларның күбесе чарага онлайн-режимында кушылды. Читать дальше...



Экотуризм өчен җир участоклары арендага сәүдәләшүсез генә биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Экотуризм өчен җир участоклары арендага сәүдәләшүсез генә биреләчәк. ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады. «Хәзерге вакытта сәяхәтчеләрнең 30 процентка якыны экологик туризмны сайлый. Экотуризм өлеше дөнья туристик базарында ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итеп, видеокотлау урнаштырды. «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек теләп калам! Гаиләләрегез нык, тормышларыгыз имин булсын!», — дип язган Президент видео астына.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә узачак нефть саммитында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 9 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IPYForum Халыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында Әлмәттә ел саен үткәрелә торган нефть саммитында катнаша. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте. Узган еллардагы кебек үк, чарада «Татнефть» төркеме һәм партнерлар тарафыннан әзерләнгән күргәзмә экспозициясе эшләячәк, шулай ук нефть-газ бизнесын үстерү һәм инновацион бизнес-конструкцияләргә багышланган... Читать дальше...

Җанисәпкә әзерлек һәм аны үткәрү өчен Татарстан шәһәр-районнарына субвенцияләр юллана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына субвенцияләр бирелә. Бу нисбәттән бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына ТР бюджеты турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертелде. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Читать дальше...

Татарстан Икътисад министрлыгы илкүләм проектлар турында активрак сөйләргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Аделина Тимершина). Татарстанның муниципаль районнары халыкка илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирү эшен активлаштырырга тиеш. ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында шулай дип белдерде. Министр урынбасары илкүләм проектлар буенча яңалыклар контентын җыю һәм бүлү буенча мәгълүмати система (ул федераль дәрәҗәдә бер ел эшли инде) турында сөйләде. Анда даими рәвештә илкүләм... Читать дальше...

2020 елда «Иннополис» махсус икътисади зоналар арасында иң яхшысы дип табылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). РФ Икътисади үсеш министрлыгы бәяләмәсе нигезендә «Иннополис» 2020 ел нәтиҗәләре буенча махсус икътисади зоналар арасында иң яхшысы дип табылды. Ведомство төрле төрдәге 26 махсус икътисади зонаның эшен 25 күрсәткеч (резидентлар керткән инвестицияләр һәм товар сату / хезмәт күрсәтүдән кергән акчаның күләме, эш урыннары саны, инфраструктура булдыруда федераль һәм төбәк бюджетларыннан юнәлдерелгән акчаларның рентабельлелеге, махсус икътисади зоналарның идарә итү органнары... Читать дальше...

Июль аенда татарстанлыларга бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге тудырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте июль аенда Татарстан халкы өчен бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Казан мэриясе порталында шул хакта хәбәр ителә. Гомуми мәсьәләләр буенча консультацияне һәр пәнҗешәмбедә 10.00-12.00 сәгатьләрдә алырга мөмкин. 13 июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә гражданнарның сорауларына ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге Төбәк иҗтимагый контроль үзәге белгечләре җавап бирәчәк. Гаилә һәм балаларга бәйле мәсьәләләр буенча... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының 23нче утырышында парламент эшенә нәтиҗә ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 23нче утырышына җыела. Анда парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика Дәүләт Советы 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарган эшкә нәтиҗәләр ясаячак. Көн тәртибенә барлыгы 17 мәсьәлә, шул исәптән 12 закон проекты (аларның бишесе – республиканыкы, җидесе – федераль) кертелгән. Депутатлар беренче укылышта берничә закон проектын караячак, алар тарафыннан «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану... Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда һәр эшсезгә өч вакансия туры килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 334 кешегә кимегән. Хәзер республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 19,7 мең эшсез кеше исәпләнә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 56,6 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 4 мең яңа вакантлы эш урыннары тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә Сенегал белән хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкиллек порталында хәбәр ителә. Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Сенегал Республикасы Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек... Читать дальше...

Онкологик авыруларга коронавирустан Россия җитештергән теләсә кайсы вакцина ярый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Онкологик авыруларга коронавирустан Россиядә җитештерелгән теләсә кайсы вакцина ярый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов туры эфир барышында , яман шештән тулы дәвалану курсы узган кешеләргә һич кичектермичә прививка ясатырга кирәклеген әйтте. «Быел апрельдә БДБ илләре коллегалары белән конференция узган иде. Вакцинопрофилатикага багышланган аерым секциядә һәр ил вәкиленә, кайсы вакциналарны кулланасыз, дип сорау бирдек. Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Алсу рассталась с мужем и бизнесом в Крыму





Персональные новости
Арцах

Тысячи активистов разгромили офис Socar в Стамбуле, обвинив «Азербайджан» в поддержке геноцидальной политики Израиля в Палестине





Гөлшат Нигъмәтуллина ил халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» Федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. «8 июльдә Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Гасырлардан безгә килгән бу якты, рухи мәгънә белән баетылган бәйрәм гаилә парларының ныклыгын, никах институтының әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра. Читать дальше...

Әлки районында II Төбәкара «Uen Fest» фестиваленең зона этабы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Әлки муниципаль районында Татарстан халыкларының традицион уеннарының II Төбәкара «Uen Fest» фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Таткультуресцентр» ДБУ тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фестивальдә Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Төмән шәһәреннән 20гә якын коллектив катнашты. Төрле милләт балалары жюри һәм катнашучылар игътибарына нинди дә булса халык уенын тәкъдим итте. Читать дальше...

Бөгелмә районында танылган татар язучысы белән очрашу узды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 8 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы », Света Андреева). Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә танылган язучы Зифа Кадыйрова һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р. Хәмидуллина белән очрашу узды. «Сагынырсың-мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан?», «Синсез килгән язлар» китаплары авторы Зифа Кадыйрова тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләр өчен сюжетлар булуы, романнар геройлары турында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе... Читать дальше...

Казанның «Ярдәм» мәчете бәйрәмендә Юрий Куклачев катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 19 июльдә Казанның «Ярдәм» мәчете комплексы ачылуның 8 еллыгына багышланган зур урам бәйрәме узачак. Уенлы, ярышлы, җырлы-моңлы бәйрәм «Ярдәм» мәчете ишегалдында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. «Ярдәм»гә кунакка Мәскәүдән мәчеләр театры мөдире, Россиянең халык артисты, «Школа доброты» өстәмә укыту программасы җитәкчесе Юрий Куклачев та киләчәк. Ул балалар белән мастер-класслар оештырачак. Бәйрәм сәгать 10:00да башлана.

Чаллының «Энергетик» мәдәният йортына яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 8 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Гөлзада Рзаева Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында эшен тәмамлады. Учреждениенең яңа директоры итеп Венера Садирова билгеләнде, ул элек «Кызыл тау» мәдәният үзәген җитәкләгән иде. Җитәкчене мәдәният сарае коллективына тәкъдим иттеләр. Билгеләп үтик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева «Энергетик» мәдәният йорты директоры вазифасында 42 ел эшләгән иде, диелә хәбәрдә.

Актаныш районы башлыгы билбау көрәше буенча дөнья чемпионнарын котлады

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 июль, «Татар-информ», « Актынш »). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Саба районы Миңгәр авылында билбау көрәше буенча узган дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм аларның остазларын кабул итте. Энгель Фәттахов Актаныш данын дөньякүләм таныткан көрәшчеләр белән күрешеп аралашканнан соң һәрберсенә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә. Казан Дәүләт төзелеш һәм архитектура университеты студенты, Яңа Әлем авылы егете Раббани Нургалиев... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Ученики школы №1354 одержали победу в финале Московской спартакиады молодежи допризывного возраста


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Джокович снялся с Открытого чемпионата Франции по теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Педагоги школы №2065 вошли в ТОП-5 лучших туристских команд Москвы





Путин в России и мире
Москва

Путин назвал основой решения сложных вопросов Москвы и Минска интересы двух народов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко продемонстрировали сборку фюзеляжей МС-21 на Иркутском авиазаводе, Минск проявляет интерес в работе с ОАК




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский пошел в атаку на Кличко. Госбюро расследований проводит обыски у заммэра Киева


Навальный в России и мире
Москва

В Москве и Новосибирске задержали четырех сторонников Алексея Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

За один день работники Уссурийского ЛРЗ и их дети выполнили сменно-суточное задание по ремонту 129 паровозиков



Москва

В Подмосковье стартовали встречи газовиков с жителями региона

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net