Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 60 очрагы теркәлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана. Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар. Казанда — 34, Чаллыда — 7, Нурлат районында — 6, Түбән Кама районында — 5, Алексеевск районында — 2, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш, Чистайда - берәр авыру очрагы теркәлде. Бүгенге көндә республикада 17 427 Covid-19 очрагы теркәлгән. Читать дальше...