Казанда автобус һәм җиңел машина бәрелешкән
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ир-ат Казанда автобус һәм җиңел машиналар бәрелешендә зыян күргән. Авария бүген 10.40 сәгатьтә Әмәт магистрале белән Даурия урамы киселешендә булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә. Биредә 12 нче модель «Лада» машинасы һәм автобус бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина юлга аркылы баскан,шунлыктан хәрәкәт туктатылган. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөрткән 35 яшьлек ир-ат зыян күргән. Башы авыртуга зарланган ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Читать дальше...