Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 15.02.2021

Россиядә коронавирусның Британия штаммын ачыклау өчен дөньяда беренче тест теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россиядә яңа төрдәге коронавирусның Британия штаммын ачыклау өчен дөньяда беренче тест-система теркәлде. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сайты хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорның эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты N501Y коронавирусы мутациясен ачыклау өчен тест-система әзерләгән һәм аны теркәгән. Реагентлар җыелмасы нәкъ менә мутант штаммы булуын ачыклый – белгечләр олигонуклеотидларны... Читать дальше...

Дамир Исхаков китапларны татар авылларына таратуда ярдәм сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының Аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе Дамир Исхаков хезмәтләрне татар авылларына таратуда ярдәм сорады. «Башкарган эшләрне тарату мәсьәләсе бар. „Татары Башкортостана. История и современность“ дигән брошюра чыгардык. Тиражы 7500. Иң зур проблема — һәр татар авылына ничек җиткерергә. Кызганыч, бу безнең өчен авыр проблема булып чыкты. Кемнең авылларда туганнары, танышлары бар, сезнең аркылы да таратырга әзер. Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Рәшит Сәлахов үлеменә бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге, ТР Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рәшит Исламовичның үлеме турында кичә, 14 февральдә билгеле булды. Кайгынамәдә республика җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә, диелгән. Нәкъ менә Сәлахов Татарстан Арбитраж суды эшен оештыруда зур роль уйнады. Ул суд каршына куелган барлык бурычлар белән идарә итәргә сәләтле булган нык һәм бердәм коллектив туплады. Читать дальше...



Татар галиме Гадилә Айданың «Эструсклар — төрки халык» хезмәте Төркиядә күрсәтелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Бурса шәһәре Line TV онлайн телевидениеясенең «Төрек теле һәм тарихы» тапшыруында татар кызы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Гадилә Айда турында тапшыру чыккан. «Тапшыруда француз теле галимәсе Гадилә Айданың этрускларга (турсакаларга) багышланган соңгы әсәренә аерым игътибар бирелде. „Этрусклар төрки халык иделәр“ хезмәтендә төрки телдә сөйләшүләренә генә 74 дәлил китерелгән. Исаак Тейлор, Бернар Кара де Во, Вильгельм Бранденштейн... Читать дальше...

Түбән Каманың НТР24 каналында милли контент булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдән НТР24 телеканалында Татарстанда Туган телләр һәм милли бердәмлек елы кысаларында әзерләнгән яңа телесезон башланды. Милли контентка 17,5 сәгать, рус телендә чыга торган программаларга шулкадәр вакыт бирелгән. Проектлар милли тапшырулар бүлеге тарафыннан төзелде. Атна саен татар телендә «Яңалыклар», «Сәләтеңне күрсәт!», «Форсат» программалары чыгачак. Соңгысында проект геройлары тәмле һәм файдалы милли ризыклар пешерү осталыгы серләре, кул эшләре... Читать дальше...

Ркаил Зәйдулла Башкортстанда басма продукция белән ныграк эшләргә кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Милли шураның татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы буенча эшче төркем җитәкчесе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, Башкортстанда басма продукция белән ныграк эшләргә кирәк. Ул «Татары уфимского уезда» китабы турында әйтте. «Минемчә, безнең тарафтан бу зур адым булды», — диде Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында. Аның фикеренчә, бу хезмәтне һәр районга багышлап, бүлгәләп, брошюра рәвешендә таратырга кирәк. Читать дальше...

КФУ астрономы Алмаз Галиев 45 яшендә вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 14 февральдә Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе – Кафедраара космик тикшеренүләр һәм технологияләр белем бирү-фәнни үзәгенең әйдәп баручы инженеры, Психология һәм мәгариф институты югары мәктәбенең педагогика кафедрасы доценты Алмаз Галиев 45 яшендә вафат булган. КФУның медиаүзәге хәбәр иткәнчә, Алмаз Илсур улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр астрономия фәненә, галәм турындагы заманча белемнәрне пропагандалау эшенә тугры калган. Галиев 1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый... Читать дальше...

Миңнеханов: Терроризмга каршы көрәш — без бергәләп хәл итәргә тиешле бурыч

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Террорчылыкка, аның идеологиясенә каршы тору — ул комплекслы һәм бергәләп кенә башкара алырлык бурыч. Профилактика эшенә барлык структураларны, шул исәптән мәдәни, иҗтимагый һәм мәгариф оешмаларын җәлеп итәргә кирәк. Бу һәм башка мәсьәләләр Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында каралды. Чараны Казан Кремленең вәкиллекле корпусында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда 2020 елда Татарстанда террорчылыкка каршы эшчәнлек турында фикер алышу узды... Читать дальше...



Дания Заһидуллина: Муса Җәлилнең шигъри иҗаты тулысынча өйрәнелмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Муса Җәлилнең шигъри иҗаты тулысынча өйрәнелмәгән дип саный. «Муса Җәлил иҗатын татар әдәбиятын үзгәрткән шагыйрь буларак карау мөмкинлекләре әле бүгенге көнгә кадәр тулысынча тормышка ашкан дип әйтеп булмый. Шуңа күрә аның шигъри иҗатын өйрәнү безнең гуманитар фәннәребезнең төп бурычларыннан берсе булып кала», — диде Дания Заһидуллина Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдә .... Читать дальше...

Дамир Исхаков: Башкорт халкы үсеш стратегиясен ныклап өйрәнергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков фикеренчә, башкорт халкы үсеш стратегиясен ныклап өйрәнергә кирәк. Ул бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында әйтте. Дамир Исхаков, шулай ук, җанисәп мәсьәләләре буенча аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе булып тора. «Башкортстанда эшләнгән башкорт халкы үсеш стратегиясен өйрәнергә кирәк. Анда татарга каршы юнәлдерелгән пунктлар бар, аларны өйрәнеп, анализ ясарга кирәк. Читать дальше...

Минтимер Шәймиев «Хәрби туганлык» Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә „Хәрби туганлык“ Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» дигән исем бирелде. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шәймиевкә күкрәк билгесе һәм таныклыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан узды. Шәймиевкә әлеге мактаулы исемне бирү турындагы боерыкны «Хәрби туганлык» оешмасы рәисе Борис Громов имзалады. Күкрәк билгесен... Читать дальше...

Әлфәт Закирҗанов: Муса Җәлил иҗаты буенча соңгы диссертация 1982 елда якланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Муса Җәлил иҗаты буенча соңгы диссертациянең 1982 елда якланган. Бу турыда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов Татарстан Фәннәр академиясендә узган Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте. «Муса Җәлил иҗаты шактый өйрәнелсә дә, соңгы вакытта бу өлкәдә эшләүчеләрнең кимүен күрәбез. Әдип иҗаты буенча соңгы диссертация 1982 елда якланган. Әдәбиятчылар арасында Җәлил иҗатын төп юнәлеш итеп алып... Читать дальше...

Казанда яшәүче ир-ат үз бүлмәсендә бер хатын-кызны пычак белән кадап үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда яшәүче ир-ат Гашыйклар көненнән соң төнлә үз бүлмәсендә бер хатын-кызны пычак белән кадап үтергән. Фаҗига Коллективная урамындагы биш катлы йортның бер бүлмәсендә булган. Полицейскийлар әлеге җинаятьтә шикләнелүче 26 яшьлек ир-атны травматология пунктына алып килгән – аның тәнендә суелган һәм тырналган эзләр булган. Ачыкланганча, әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-атның хатыны бу вакытта өйдә булмаган. Шушы вакытта гаилә башлыгы өенә яшь кенә хатын-кызны алып кайткан. Читать дальше...

Татарстан Фәннәр академиясендә Җәлил энциклопедиясен булдыру кирәклеге әйтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясендә узган Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлдә герой-шагыйрьнең энциклопедиясен булдыру кирәклеге әйтелде.  «Җәлилнең сайланма әсәрләре 3 том булып 1955-1956 елларда, 4 том булып 1975-1976 елларда чыга, 5 том булып 2006 елда дөнья күрә. Әсәрләренең факсимель басмасы 2000 һәм 2005 елларда басыла. Шуларга нигезләнеп Җәлил энциклопедиясен эшләү мәсьәләсен көн тәртибенә куяр вакыт җитте», — диде Г.Ибраһимов исемендәге Тел... Читать дальше...

Ркаил Зәйдулла җанисәпкә әзерлек чорында үз тәкъдимнәрен кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Бөтенроссия халык санын алу алдыннан башкарасы эшләр буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Ркаил Зәйдулла — Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасында оештырылган җиде эшче төркем рәисләренең берсе. Депутат фикеренчә, җанисәпне сентябрьгә күчерү бер яктан әйбәт тә, чөнки «эшләнеп бетмәгән эшләр күп әле» диде Милли шура утырышында. Ул конгресс вәкилләренең РФнең төрле төбәкләренә йөрүен искәртеп... Читать дальше...

Чулпан Җәлил: «Моабит дәфтәрләре»н авырлык белән укыйм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген татар җәмәгатьчелеге герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Җәлил әсәрләре буенча «Муса фест» иҗади спектакльләр марафонын башлады. «Әтием нибары 38 яшь кенә яшәп калган. Аның батырлыгын инде ничәнче дистә ел искә алабыз. Казанда сезнең белән бергә була алуыма бик шатмын. Әтиемнең туган көнен яратып, көтеп алам. Аның истәлегенә китаплар чыга, фильм да төшерелә. Чыннан да, Муса Җәлил исеме барыбыз өчен дә кадерле. Барысын да берьюлы эшләргә өлгерә иде... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 70 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 70 очрагы теркәлгән. «Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус... Читать дальше...

Түбән Камада «Лада» җәяүлене бәрдергәннән соң йөк машинасына килеп бәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел автомобиль башта мәктәп укучысын бәрдергән, шуннан соң юл читендә туктап торган йөк машинасына килеп сыланган. Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичен Бызов урамында 7нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе тиешсез урында юл аркылы чыккан 10 яшьлек малайны бәрдергән. Шуннан соң каршы як полосага чыгып, юл читендә туктап торган «КАМАЗ» автомобиленә килеп сыланган. Юл... Читать дальше...

«Татмедиа»да «Шәһри Чаллы» һәм «Якты юл» газеталарына яңа баш мөхәррирләр билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). «Татмедиа» медиахолдингында «Шәһри Чаллы» һәм «Якты юл» газеталарының яңа җитәкчеләрен билгеләделәр. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, әлеге вазифаларны Резеда Йосыпова һәм Рөстәм Зәкиев башкарачак. «Чаллы – милли-мәдәни традицияләргә бай шәһәр. Безнең төп бурыч – шәһәрдә татар телендә чыга торган популяр гаммәви мәгълүмат чараларын үстерү. Шунлыктан без Резеда Йосыпованы „Шәһри Чаллы“ газетасының баш мөхәррире итеп билгеләргә карар кылдык. Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Арутюнов

Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.





Персональные новости
ЦСКА

Почта России помогла маленькому жителю Перми встретиться с футболистами ЦСКА





Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елдагы бердәнбер алты көнлек эш атнасы башланды. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 февральдәге эш көне шимбәгә – 20 февральгә күчүгә бәйле рәвештә өч көн рәттән ял (21-23 февраль) көтә. 22 (дүшәмбе) һәм 23 февральдә (сишәмбе) ял итү сәбәпле, киләсе атнада россиялеләр өч көн генә (24-26 февраль) эшләячәк. РФ Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елда россиялеләрне җиде - кыска һәм бер озын эш атнасы көтә. Соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе көнне... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Муса Җәлил 115 ел элек 15 февраль көнне Оренбург өлкәсендә туган. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Башкортстанда совет дипломаты Кәрим Хәкимовка һәйкәл куелачак урынны билгеләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда совет дипломаты Кәрим Хәкимовка һәйкәл куелачак урынны билгеләделәр. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул В.И.Ленин исемендәге паркта, Совет һәм Тукай урамнары чатында урнашачак. Башкортстан Мәдәният министрлыгы Уфа шәһәрендә һәйкәлнең иң яхшы проектын әзерләү буенча конкурс игълан итте. Бәйгедә катнашу турында гаризалар, проектлар, аңлатма язулары, график материаллар һәм смета-финанс хисаплары авторлардан 2021 елның 21 маена 12.00 сәгатькә кадәр... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасында булды, ул Арбитраж суды бинасында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды, шулай ук Рәшит Сәлаховның туганнары һәм якыннары белән сөйләште. Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы 14 февральдә 80нче яшендә вафат булды . Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның вафатына бәйле мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты .

Песошин: Сугышчы-интернационалистларның уникаль тәҗрибәсенә бүген дә ихтыяҗ зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Сугышчы-интернационалистларның уникаль тәҗрибәсенә бүген дә ихтыяҗ зур, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларга Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан юллаган мөрәҗәгатендә. «15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә. Бу көнне без төрле елларда чит төбәкләрдә барган хәрби каршылыкларны җайга салуда катнашкан барлык гражданнарны тирән хөрмәт белән искә алабыз», - диелә мөрәҗәгатьтә. Читать дальше...

Диния нәзарәте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырырга тели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бренд булдырачак. Бу уңайдан бөтенроссия бәйгесе уздырыла. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгенең максаты — символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу һәм куллану. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

На ВДНХ пройдет Удмуртский национальный праздник Гербер


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура начала проверку из-за загрязнения реки Сетуни в Москве





Путин в России и мире
Москва

Власти Зимбабве поблагодарили Москву за помощь в период засухи


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Белый дом признал причастность к выработке «формулы мира» Киева


Навальный в России и мире
Москва

Раз нет протестов, будут санкции: как навальнисты и команда Ходорковского меняют стратегию борьбы с Россией



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алсу

Mash: певица Алсу и ее супруг Абрамов поделят при разводе 2 дома и 2 квартиры



Москва

Донецк: специалисты ФКЦ МГППУ – участники мероприятия по поддержке населения в период боевых действий

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net