ИЯЛИ иске татар графикасын латиницага күчерү программасын тәкъдим итте
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гарәп графикасындагы иске татар басма текстларын уку һәм кириллицага күчерү программасын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Туган тел көне уңаеннан институт галимнәре яңа фәнни проектлары белән таныштырды. Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең конференцияләр залында үтте.
Читать дальше...