Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2020

Новости за 05.02.2020

Биектау районына Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе эш сәфәренә килде

Tatar-inform.tatar 

(Биектау, 5 февраль, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре»). Биектау районында Чехиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе эш сәфәрендә булды. Эш төркеме составына Чехия Республикасының 19 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләре кергән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Балык Бистәсе районында булды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы әгъзаларының бюро утырышы үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 лидер — Татарстан киләчәге» конкурсы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Республикада ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, «100 лидер — Татарстан киләчәге» конкурсы башланды. Проектның приз фонды 500 мең сум. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Миңнеханов Матыцинга «Спорт — тормыш нормасы» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Бу турыла РФ Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган World hijab day чарасы үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраля, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Зәкят» Хәйрия фонды WORLD HIJAB DAY кичәсен уздырды. Чара Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланды һәм берьюлы 120 гүзәл затны үз куенына җыйды. Алар арасында күпбалалы әниләр, ялгыз әниләр, авыру балаларны тәрбияләүче әниләр, төрле диагнозлар белән яшәүче кызлар бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәрешләр керткәндә Путин идеяләрен хупларга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәндә РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә таянырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлеге төбәк сәяси советы утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан депутатлары интернат-йортларда тыл хезмәтчәннәренең тормыш сыйфатын тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Җиңүнең 75 еллыгы елында «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый…» республика социаль-гуманитар проекты кысаларында хатын-кыз депутатлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең тормыш сыйфатын тикшерәчәк. Бу хакта бүген проектны тәкъдим итү чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин медицина битлекләренә бәя арттырган даруханәләрнең лицензиясен алырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус таралу аркасында медицина битлекләренә һәм дару препаратларына ихтыяҗ арту сәбәпле, бәя арттырган даруханәләрнең лицензияләрен алырга тәкъдим итте. Ул бу хакта РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...



М7 автоюлының Чаллыны урап уза торган участогын 2021 елда төзү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Татарстанда М7 автомобиль юлының Чаллы шәһәрен урап уза торган 90 км озынлыктагы өлешен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» башлыгы урынбасары Сергей Автономов белдерде.

Читать дальше...

Алешин Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ялган алкоголь әйләнешенең кимүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашты. Очрашу барышында алкоголь базарын җайга салуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Казан» ансамбле бию студиясе Бөтенроссия конкурсында Гран-при яулаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» ансамбленең бию студиясе Ижевскида үткән «Италмас приглашает» Бөтенроссия конкурс-фестивалендә Гран-прига лаек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты, педагог Дамира Гайнетдин хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда кибетләрне талаган һәм кешеләргә һөҗүм иткән өчен 12 кеше хөкем ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кибетләргә һәм үтеп баручыларга һөҗүм иткән өчен 12 кеше хөкем ителәчәк, аларның дүртесе — балигъ булмаган бала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 2020 елда 1098 күпфатирлы йорт ремонтланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Быел Татарстанда 1098 күпфатирлы йортка 6,26 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Дюков республикада футбол үсеше турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда тепловоздагы янгынны сүндергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр тепловозның мотор урнашкан өлешендәге янгынны сүндергән. Янгын башка вагоннарга күчәргә өлгермәгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Башкортстан җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафуриның Казандагы архивы белән кызыксына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстан җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафуриның Казанда сакланган кулъязмалары күчермәләренең Уфага кайтарылуын сорый. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу хакта бүген Мәҗит Гафуриның 140 еллыгы уңаеннан Уфада оештырылган матбугат конференциясендә сүз булган.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Мәктәпләр тәрбия функциясенә дә игътибар итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан мәктәпләре укучылар белән эшләгәндә белем бирүгә генә түгел, тәрбия функциясенә дә игътибар итәргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» республика социаль-гуманитар проектын тәкъдим итүдә әйтте. Әлеге проект республикада Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырылачак.

Читать дальше...

«Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Казанның яшь графиклары күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль "Татар-информ"). 11нче февральдә Казанда «Мәскәү» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Казанның яшь графиклары күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан үзәгендә шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...


Музыкальные новости
The Beatles

100 лучших сольных песен The Beatles - 4





Персональные новости
Крым

«Хлеб всему голова». Как в Крыму и Севастополе изменились цены на хлеб?





Росздравнадзор медицина битлекләре булмау һәм кыйммәтләнү буенча шикаятьләр кабул итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт даруханә оешмаларында медицина битлекләре һәм вируска каршы препаратлары булмау буенча шикаятьләр кабул итә башлады.

Читать дальше...

Кириенко һәм Миңнеханов РФ төбәкләре катнашында Болгар академиясе турында фикер алыша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне Татарстанда узачак Болгар ислам академиясенең попечительләр советы утырышында катнашачак. Утырышка Россиянең кайбер төбәк җитәкчеләре чакырылган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Хөснуллин төзелеш өлкәсендәге мәсьәләләр хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Алабуга ветеранын җирләү турында: Гаеплеләр җәзага тартылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова ). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» социаль-гуманитар проектын тәкъдим итү вакытында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Әшрәповны 2нче мөселман зиратында каберләр арасындагы юлда җирләүләренә карата фикерен белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Греф цифрлаштыру буенча проектлар турында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф Казанда берничә киңәшмә уздырачак һәм Казан җир асты транспортында йөрергә төшәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанның йөздән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өстәмә срокта йомгаклау иншасы яза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия чыгарылыш сыйныф укучылары бүген өстәмә срокта йомгаклау иншасын (изложение) язалар. Татарстанда иншаны төп срокта канәгатьләнмәслек нәтиҗә («незачет») алган 108 кеше, шулай ук бу эштә беренче тапкыр катнашучылар яза. Инша язуны 11 укучы сайлаган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о Всероссийском конкурсе спортивных проектов «Ты в игре»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина узнала неприятную новость перед "казахстанским дерби"


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Ключевой аспект успеха: как построить долгие и хорошие отношения с клиентом





Путин в России и мире
Москва

Дугин в интервью Такеру Карлсону: "Путин — это традиционный лидер"


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Набей им морду, покажи им, что ты настоящий белорус». Лукашенко о поездке спортсменов на Олимпиаду




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Генсек НАТО прибыл в Киев: главные заявления Столтенберга и Зеленского


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

«Смотреть было брезгливо»: мама Тимати отреагировала на интервью Алены Шишковой



Москва

Мужчина скончался в результате массовой драки в ресторане Москвы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net