Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2020

Мөхәммәтшин Алабуга ветеранын җирләү турында: Гаеплеләр җәзага тартылачак

0
Мөхәммәтшин Алабуга ветеранын җирләү турында: Гаеплеләр җәзага тартылачак

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова ). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» социаль-гуманитар проектын тәкъдим итү вакытында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Әшрәповны 2нче мөселман зиратында каберләр арасындагы юлда җирләүләренә карата фикерен белдерде.

«Ветераннарны хөрмәт белән җирләргә кирәк, — диде спикер, юл буенда җирләгән Алабуга ветераны вазгыяте турында искә төшереп. — ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы төркеме бүген минем йөкләмәм буенча Алабугага китте. Бу хәл Алабуганы бизәми. Хөрмәтле олы яшьтәге кешене тиешенчә җирли алмаганнар... Без аны яңадан җирләячәкбез. Башка мондый эшләргә юл куймаячакбыз, гаепле кешеләр җәзага тартылачак. Бу безнең изге бурычыбыз».

30 гыйнварда вафат булган һәм Алабугада 2нче мөселман зиратында каберләре арасындагы юлда җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Әшрәповны зур хөрмәт белән күчереп җирләячәкләр.

«Татар-информ» элек 30 гыйнварда иртәнге 7дә ашыгыч ярдәм хезмәтенең ветеран адресы буенча чакыруга килүен һәм аның үлемен билгеләп китүен хәбәр иткән иде. Мәетне ярып карау турында карар кабул ителгән, чөнки үлемнең сәбәбе ачык булмаган.

Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, туганнары ритуаль хезмәтләр күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать иткән. Хезмәткәрләр, ветеранның якыннарының дини күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән дигән үгетенә бирелеп, мәрхүмне төшкә кадәр күмәргә ашыккан һәм муниципалитет рөхсәтеннән башка кабер казыган. Җирләү урынын сайлауда туганнары катнашмаган. Көндезге сәгать 11дә мәет якыннарына бирелгән һәм зиратта мулла барында җирләнгән. Алабуга шәһәре Башкарма комитетына җирләнүгә рөхсәт сорап 13.20 сәгатьтә мөрәҗәгать иткәннәр. Шулай итеп, муниципаль хакимият органнары ветеранны җирләүдә катнаша алмады, дип әйтелгән рәсми җавапта.

«Исән калган Бөек Ватан сугышында катнашучылардан интервьюларны ешрак алырга, фоторәсемнәр һәм тарихи документлар җыярга кирәк. Кадерле ветераннар, сез безгә кирәк. Без сезнең үрнәктә балаларыбызны тәрбиялибез», - диде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, республика ветераннарына мөрәҗәгать итеп.

Хәниф Әшрәп улы Әшрапов 1926 елның 5 маенда ТАССРның Чаллы районы Биклән авылында туа. 1943 елда, үз яшенә бер ел өстәп, үз теләге белән фронтка китә. 352нче укчы полкында пулеметчы булып хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. Җиңү яулаганнан соң Владивостокта хезмәт итә. Туган якларына 1950 елның 7 сентябрендә кайта. Алабугада 2008 елдан бирле кызы янында яши. Аны җирләгәннән соң Алабугада яшәүче Оксана Канцерене бабасы Хәниф Әшрәповны зиратта «юл уртасында» җирләделәр, дип белдерде.







Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в России и мире
Москва

Охрана и безопасность. Как роботы и дроны работают на спортивных объектах?


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в финал турнира WTA-125 в Париже, обыграв Грачёву


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Путин в России и мире
Москва

Глава МИД КНР Ван И заявил, что Пекин ценит позицию Москвы по Тайваню


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



РЭС

Команда «Россети Новосибирск» вышла на #ЗаБег



Москва

Мать арестованного Попова: многие сослуживцы поддерживали его, он берег солдат

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net