Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
![Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана](https://tatar-inform.tatar/attachments/85047958b77d74bf09f94c9c33d1de907ef79006/store/fill/780/440/f901bddff8e54f1e7f5bc86602206d972a0ccf30b6605e4efd1214606ab3/0107.jpg)
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, көчле бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.
Шул ук вакытта явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.