«Исән булса, 41 яшь тулыр иде». Мәрхүмә журналист Алия Арсланова турында истәлекләр
30 апрель — мәрхүмә Алия Арсланова дөньяга килгән көн. Әгәр исән булса, бүген аңа 41 яшь тулыр иде… Сагынып искә алуларыбыз дога булып иңсен… « Самара татарлары » сайтында Алия турында истәлек-хатирәләр чыкты. Яңа ел алдыннан «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланова заман чире белән хастаханәгә ятты һәм 40 көн реанимациядә үлем белән көрәште. Читать дальше...