Сызрань шәһәрендә ифтар мәҗлесе булды
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Гакыйка корбаны чалу уңаеннан Сызрань шәһәренең Үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Илгизәр хәзрәт ифтар һәм гакыйка корбанының мәгънәсе һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ифтарда Коръән сурәләрен укыдылар. Бу турыда «Самара татарлары » сайтында хәбәр ителә. Мәҗлестә төрле яшьтәге җитмештән артык кеше катнашты. Ифтарда балаларның катнашуы да күңелле булды. Ифтар мәҗлесе тәравих намазы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.