«Россия почтасы» казанлыларны яңа ел каникулларында да кабул итәчәк
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). «Россия почтасы» бүлекчәләре Казанда яңа ел каникулларында үзгәргән расписание буенча эшләячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк. 31 декабрь көнне почта бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк. 1, 2 һәм 7 гыйнвар ял көннәре дип игълан ителде, почта хезмәткәрләре почта аша җибәрелгән хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Әмма 3, 4, 5, 6, 8 һәм 9 гыйнвар көннәрендә барлык... Читать дальше...