Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2015

Аерылулар бик авыр

0
Исәнбай мәктәбен быел өч укучы тәмамлый. Бүген кулларына аттестат алучы Алисә МӨКӘШЕВА, Рузилә ФӘТХЕТДИНОВА, Илмир НӘҖМЕТДИНОВ: «Безнең һич кенә дә мәктәп, яраткан укытучыларыбыз белән саубуллашасыбыз килми. Аерылулар бик авыр булыр инде. Мәктәпнең һәр почмагын сагынырбыз, авылга кайткан саен бирегә килербез», - диләр.
 
Бу өч бөртек укучыны укытучылары да бик юксынырлар әле. Алар сәләтле, һәр эшкә иҗади якын килүләре белән аерылып торганнар. Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадалары, бик күп иҗат бәйгеләре җиңүчесе, йомшак тавышлы Алисә кичәләрне күңелләргә үтеп керерлек итеп алып баруы белән сокландырган. 1 сыйныфтан ук мәдәни чараларны җырлары белән бизәгән, районда «Тылсымлы калейдоскоп», «Йолдызлык» фестивальләрендә катнашкан Илмир турында «Исәнбай сандугачы», диләр. Озын кара толымнарын таратып, һинд кызы булып киенеп сәхнәдә бөтерелүче Рузиләнең биюләрен дә тамашачы  бик сагыныр әле. 
- Бу сыйныф белән эшләве бик җиңел булды. Бер гаилә балалары кебек дус, бердәм булдылар,бер-берсе өчен үлеп тордылар, – ди сыйныф җитәкчеләре Фәридә Хәбирова. 
Әнә, Илмирны 9 сыйныфтан соң ачылып китте, диләр укытучылары. Сыйныфта ике кызга бер егет кенә булгач,  Алисә белән Рузиләнең яклаучысы да, саклаучысы да ул булган. Кызлар үзләре дә бер-берсе өчен җаннарын бирергә әзер.
- 9 сыйныфтан соң укырга киткән сабакташларыбыз Илназ Ягъфәров белән Рәмзил Мухъгалин да безне онытмадылар. Һәр бәйрәмдә мәктәпкә киләләр иде. Гомумән, без беренче сыйныфтан ук бик дус булдык. Беренче укытучыбыз Фәридә апа Җәмилева безне шулай тәрбияләде, без аңа бик рәхмәтле, - ди Алисә.
Мәктәп белән саубуллашучы бу яшьләр өчесе дә хезмәт сөючән, тырыш гаиләләрдә тәрбияләнделәр. Алисә белән Илмир – төпчек балалар. Әтисе яшьли вафат булганнан соң Рузиләне, апасын һәм сеңлесен әниләре Зөлфия ялгызы тәрбияләп үстерде.
-  Якыннарыбыз янәшәсендә бик рәхәт иде әле. Калага укырга китеп, әти-әниләрдән башка яшәүне әле бер дә күз алдына китерә алмыйбыз. Туган Исәнбаебызны, әти-әниләрне, туганнарны, мәктәпне сагынуыбызны ничек басарбыз инде, - ди Алисә.
…Бүген бу өч авылдашыбыз өчен бик истәлекле, шатлыклы чыгарылыш кичәсе  көне. Алар Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып сөендерделәр. Алда – катлаулы да, җаваплы да тормыш имтиханнары көтә. Без бу өч авылдашыбызның, югары уку йортларына кереп, үзләре сайлаган юлдан тайпылмый баруларын, тормышта лаеклы урыннарын табуларын телибез. Безнең Исәнбай егет-кызлары элек-электән беркайчан да, беркайда да сынатмыйлар. Илмир, Алисә, Рузиләнең дә туган Исәнбаебызның горурлыгы булачакларына ышанабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net