Масловка авылында яшәүче РАИЛӘ МИННӘХМӘТ кызы КАШАПОВАны 28 июнь көнне 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбриклибез
Кадерлебез сиңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, мул тормыш телибез.
Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Ташламасын, сине гомергә.
Өебезнең җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сине яратып: тормыш иптәшең Рисхәт, кызың Язилә, киявең Инсаф, безнең теләкләргә әниебез Суфия да кушыла.
