Масловка авылында гомер итүче РАИЛӘ МИННӘХМӘТкызы КАШАПОВАның 28 июньдә 45 яшьлек юбилее
Хөрмәтле апабыз, дәү апабыз! Сине чын күңелебездән юбилеең белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар телибез. Изге күңелле, ярдәмчел булганың өчен зур рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә җизни белән тигезлектә, тынычлыкта яшәргә язсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар,
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән Ильфат-Замирә, Инсаф-Алинә, Алинә.
