Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2015

Сайлаучылар Президентлыкка кандидатлар белән очраша

0
27 июньдә Казанда Теннис академиясе бинасында Татарстан Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак. Анда безнең районнан да 24 кеше катнаша.
 
 
Быел сентябрьдә узасы  Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатларын  праймериз, ягъни  партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. Илебездә беренче тапкыр Татарстанда партия төбәкнең иң  югары җитәкчесе вазыйфасына кандидат тәкъдим итү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне җәмәгать оешмаларына ышанып тапшырды.
Газета укучыларыбызга мәгълүм булганча, 13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасы  Президент праймеризында катнашу өчен республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны  тәкъдим иттеләр. Әлеге берләшмәләр арасында республиканың ветераннар оешмалары, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте, Фермерлар ассоциациясе, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе һ.б. бар. 
Иҗтимагый оешмалар тарафыннан праймеризда катнашу өчен тагын өч кандидат тәкъдим ителде. Алар – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов.
Иртәгә узачак праймеризда сайлаучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән дүрт кандидат арасыннан өчесен сайлап   алачаклар. Июль башында булачак "Бердәм Россия" конференциясендә  партия, праймериз йомгакларын исәпкә алып, республика Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк.
Праймеризның зур бинада – Теннис академиясендә узуы бу чараның масштабы белән аңлатыла. Анда күп санда сайлаучылар һәм чакырылган кунаклар катнашачак. Кандидатларның сайлаучылар белән очрашуын өч дистәдән артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары күзәтәчәк.
818 сайлаучыны республиканың 33 иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән. "Бердәм Россия" партиясе исеменнән шулай ук 818 сайлаучы катнашачак. Алар – Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәрләре вәкилләре. Партия эчендә алдан тавыш бирүнең хисап комиссиясенә 35 кеше кергән. 
Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва иткән кандидатларның сайлаучылар белән очрашуына 24 райондашыбыз барырга җыена. Аларның 14 е праймеризда – сайлаучылар, ә калганнары чакырылган кунаклар (приглашенные) буларак катнаша. Сайлаучылар – "Бердәм Россия" партиясе һәм "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре. 
Без аларның кайберләре белән очрашып сөйләштек. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов праймеризда кайсы кандидат өчен тавыш бирәчәген үзе өчен күптәннән аныклаган.
–Һич икеләнүсез республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миңнехановка тавыш бирәм,–ди ул. –Чөнки бүгенге катлаулы шартларда республиканы ышанычлы үсеш юлыннан алып барырга  ул  гына  сәләтле  дип исәплим. Рөстәм Нургалиевичның  сәяси зирәклегенә, үткен акылына, җитәкчелек тәҗрибәсенә күп тапкырлар инандык. Уйлап карагыз, бүген авыл җирендә Татарстан Президенты инициативасы белән кабул ителгән күпме программалар уңышлы тормышка ашырыла. Яхшы юллар, социаль объектлар, торак йортлар төзелә. Авыл халкы киләчәккә өмет белән карый. Һәм авылдашларым республиканың бүгенге лидеры сәясәтен хуплыйлар. 
Калган сайлаучылар да  Илалетдин Җәләлетдиновның фикеренә кушылулары хакында белдерделәр.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net