Балык бистәсендә яшәүче кадерле әниебез СӘЛИМӘ САХИП кызы ШӘРӘФИЕВАга 27 июнь көнне туган көне-60 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек,шатлык-куанычлар телибез. Киләчәктә дә әтиебнез белән бергә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңнән нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең,
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Эльмира-Фәрит, Ильфат-Алсу, Альбина-Рәдиф, оныкларың Инсаф, Илюзә, Сабина. Безнең бу теләкләргә әтиебез Агмальтин да кушыла.
