Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2015

Рөстәм Миңнеханов Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты объектларын карады

0

Кичә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын карады. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре, подряд оешма җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Беренче пункт Игенчеләр сарае каршында Казансу ярындагы мәйданчык булды, анда чемпионат вакытында хайдайвинг  өчен каланча урнаштырылачак. Вакытлы спорт корылмасын урнаштыру эшләре башланган инде. Рөстәм Миңнеханов елга төбен тирәнәйтү эшләре барышы белән танышты, шулай ук, подрядчы оешма вәкилләре белән сөйләште. Шулай ук, аңа йөзүчеләрнең ачык судагы маршруты схемасын да күрсәттеләр. Татарстан лидеры территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә кушты. Ул билгеләп узганча, спорт бәйрәме тәмамланганнан соң, яр буе шәһәр кешеләренең иң яраткан ял итү урынына әвереләчәк.

Аннары ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы "Казан" Гаилә үзәге янындагы территорияне карады. Рөстәм Миңнеханов ял зонасын төзекләндерү эшләрен тәмамлау, газон һәм җәяүлеләр юлларын тәртипкә китерү йөкләмәсен бирде.

Соңыннан Спортның су төрләре сараенда булдылар, ул дөнья чемпионаты ярыш объектларының төп кластерына керә.  Алга таба Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре сарае янында урнашкан ватерполо буенча ярышлар үткәрү өчен вакытлы арена төзелеше белән танышты. Объект составына вакытлы бассейн һәм тамашачылар өчен трибуналар керә. Подрядчы сүзләренчә, бассейнны урнаштыру белән Италиядән килгән белгечләр, ә калган инфраструктура белән Татарстан төзүчеләре шөгыльләнә. Рөстәм Миңнеханов объекттан чемпионаттан соң да файдаланып булачак, дип билгеләп үтте. Ул әлеге мәсьәләне тикшереп, ватерполо аренасын даими файдалану өчен калдыруны йөкләде.

Иң соңыннан Kazan Arena стадионында булдылар. Биредә ФИНА паркы оештырылачак. Анда татар милли йорты, сувенир кибетләре, дөнья чемпионаты партнерлары булган компанияләрнең күргәзмәләре урнаштырылачак. Шулай ук, телевизион трансляция өчен зона һәм балалар өчен уен паркы эшләячәк.

Стадион эчендә Рөстәм Миңнеханов вакытлы инфраструктура элементларының әзерлеге белән танышты.      

Фотосурәт   prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Татар-информ






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net