Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2015

Абхазия Премьер-министры: "Безгә Татарстан ирешкән нәтиҗәләр ошый"

0
Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашуы узды.
 
Искәртеп узабыз: Абхазия Республикасы Премьер-министры кичә Казанга эш визиты белән килгән иде.
 
Журналистлар белән әңгәмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев сөйләгәнчә, бүгенге очрашуда ике республиканың алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынган. Әлеге эштә төп юнәлешләрнең берсе - дәүләт муниципаль хезмәткәрләрен әзерләүдә булышу. "Татарстанда үзләштерелгән идарә программалары Абхазия өчен файдалы һәм нәтиҗәле булырга мөмкин", - дип аңлатып узды В. Шәйхразиев һәм туристлыкны үстерү мәсьәләсе хакында да фикер алышуны әйтте. Бүгенге очрашуда сөйләшенгән тагын бер әһәмиятле тема Татарстаннан Абхазиягә товарлар җибәрү булды, шул исәптән кием-салым һәм "КАМАЗ" автомобильләре.
 
"Безне, шулай ук, Абхазиядә булган азык-төлек тә кызыксындыра, иң беренче чиратта, бу җиләк-җимеш",- диде В. Шәйхразиев. "Кичәге көн бик нәтиҗәле булды: кунаклар IT-парк һәм  «Химград» технопаркы эше белән танышты. Бүгенгә "Казан" агросәнәгать  паркында булу каралган, анда бизнес-берләшмәләр белән очрашу була. Без республика эшмәкәрләрен Татарстанга җиләк-җимеш китерүдә арадашчылар сыйфатында күререгә теләр идек. Абхазиядә җиләк-җимеш югары сыйфатлы, экологик яктан чиста. Бәяләре буенча алар көндәшлеккә сәләтле булачак, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары. - Иртәгә "КАМАЗ" автомобиль заводында булырга ниятлибез. Автосәнәгать линиясе буенча Абхазиягә ярдәм буенча бизнес-юнәлеш барлыкка килергә мөмкин".
 
Үз чиратында, Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия Татарстанга сәфәре Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне дәвам итү теләге булып тора, дип билгеләп үтте.
 
"Без алга таба да мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез. Татарстанга килгәндә исә, безнең өчен авыр 1992-1993 елларда республика күрсәткән ярдәмне онытмыйбыз. Без моның өчен бик рәхмәтле", - дип белдерде ул.
 
"Безгә Татарстан ирешкән нәтиҗәләр ошый, без аның үскәнен һәм уңышларын күрәбез. Тәҗрибә, белем уртаклашырга, барлык өлкәләрдә, шул исәптән мәдәният, икътисадта тыгыз мөнәсәбәтләр булдырырга, милләтләр арасында дуслык урнаштырырга телибез. Сездә карар әйберләр күп, һәм без сезне үзебезнең республикада көтеп калабыз", - дип билгеләп үтте А. Миквабия.
 
Фотосурәт   prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.      
«Татар-информ», Надежда Гордеева





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net