Төркиянең Бодрум районы урманында янәдән янгын чыккан
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Бодрум районында кабат урман яна. «Бүген Бодрум тирәсендә Кумбахче һәм Гюмбет районнарында янгыннар башланган. Янгын шәһәр ягына таба үрмәләгән янгынны сүндерергә тырышалар. Әлегә ут ялкыны йортлардан ерак. Туристлар ял итүен дәвам итә», - дип сөйләде шаһит РИА Новости агентлыгына. Шимбә көнне Төркия авыл һәм урман хуҗалыгы министры Бекир Пакдемирли сүзләренчә, соңгы дүрт көндә 30 төрек провинциясендә 88 урман янгыны контрольгә алынган. Адан (Пос районы), Анталья (Манавгат, Аксеки, Газипаша), Мугла (Мармарис, Кёйджегиз), Мерсин (Айдынджик, Силифке), Османия (Кадирли) провинцияләрендә 10 янгынны сүндерү дәвам итә. Янгыннар Төркиянең Бодрум һәм Мармарис популяр курортларына кагылды, берничә кунакханәдән кешеләрне эвакуацияләделәр. РИА Новостига Бодрум мэры Әхмәт Арас хәбәр иткәнчә, аның территориясендә урман янгыны сүндерелгән, эвакуацияләнгән барлык туристлар үз кунакханәләренә кайткан, зыян күрүчеләр юк.