Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Уфада 11-23 августта узачак көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән. Аларда барлыгы 1202 спортчы бар Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте, дип яза « Башинформ ».
«Без беренчелекнең мондый популяр булачагын көтмәгән идек», — диде министр. Ул Россия командасының иң зурысы — 100 кешедән торуын әйтте. Сан ягыннан АКШ командасы — икенче, алардан 70 көрәшче киләчәк. Казахстаннан 46 спортчы килә.
Хәбибов шулай ук ярышларда Олимпия уеннарындагы кебек үк таләпләр үтәләчәген искәртте. Дөнья чемпионаты ковидка каршы барлык чараларны да үтәп узачак, диде ул.