Төмән өлкәсендә «Бездә ятим бала юк» хәйрия проекты балаларга Корбан бәйрәме уздырды
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе Ялутор районының Аслана авылында Корбан бәйрәме узды. Анда балаларга аерым чаралар булды. Бәйрәм чарасын Ялутор районы хакимияте белән берлектә «Бездә ятим бала юк» хәйрия проекты оештырды, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы. Чарада катнашучыларны Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, аңа башкалар да кушылды. «Корбан бәйрәме — барлык мөселманнар өчен дә изге бәйрәм, ул мөселманнарны да, барлык кешеләрне дә, милләтенә һәм диненә карамастан, ата-бабаларыбызны искә алырга, үз Ватаныңны хөрмәт итәргә, игелек кылырга өйрәтә. Дини бәйрәмнәрдә өлкәннәргә дә, үсеп килүче буынга да яхшы тәэсир итә торган көчле тәрбияви нигез бар», — диде Зиннәт хәзрәт. Бәйрәм кунаклары өчен пылау һәм башка милли ризыклар әзерләнгән иде. Балалар батутта сикерде, төрле конкурсларда катнашты.