Казан үзәгендә шәхси йорт яна
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Казан үзәгендә шәхси йорт яна. 101 нче янгын сагы номерына янгын турында мәгълүмат көндезге өчтә килде. Һөнәрче урамы, 14 адресы буенча урнашкан шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары януы мәгълүм.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын чыккан урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Янгын мәйданы 80 кв. м. тәшкил итте.
Янгында беркем дә зыян күрмәгән.