«Татар-информ»га Төркиянең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы вәкиле килде
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). «Татар-информ» агентлыгына Төркиянең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы башкарма директоры Бора Байрактар килеп китте. Республика компаниясе эшчәнлеге турында кунакка «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.
Байрактар Казанга «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» ХІІ Халыкара икътисади саммитына килде. Эшлекле сәфәр кысаларында Төркия мәгълүмат чаралары вәкиле «Татмедиа»ның төрле филиалларында: республика һәм шәһәр басмалары редакцияләрендә булды.
Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары эше белән танышканнан соң, Бора Байрактар «Татар-информ» ньюсрумында булды. Төрек журналистына рус һәм татар редакцияләре эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Бора Байрактар — Төркиядә танылган журналист һәм Төркия тышкы сәясәте һәм Якын Көнчыгыш проблемалары буенча махсуслашкан галим. Ул Израиль-Палестина тынычлык процессы буенча башкарган эшләре өчен халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә докторлык дәрәҗәсен алды, анда низаглы вазгыятьтән чыгу стратегиясен карады.
Журналист буларак Байрактар сугыш барган һәм конфликтлы күп кенә зоналарда, мәсәлән, Әфганстан, Гыйрак, Сирия, Косово һәм Македониядә булды. Ул Якын Көнчыгышның утыздан артык иленнән репортаж язган.