Татарстан фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган дүрт төбәк арасына керде
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова, Елена Симакова). Татарстан Республикасы Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләренең дүртлегенә керә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Беренче урында — Ямал-Ненец автономияле округы, икенче урында — Санкт-Петербург, өченчедә — 6,3 күрсәткече белән Мәскәү шәһәре. Бездә — 6,6, — дип аңлатты Зарипова. — Шулай итеп, фәкыйрьләр саны кимүгә таба баруын күрәбез».
Әмма, спикер фикеренчә, социаль ярдәм һәм төрле түләүләр бирү фәкыйрьлек проблемасын хәл итмәячәк. Фәкыйрьлек белән көрәшү өчен яңа эш урыннары булдыру, хезмәт хакын арттыру һәм халыкны күләгәле хезмәт базарыннан чыгару кебек социаль-икътисади инициативалар кирәк», — диде ул.