Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

«СалаваTik» проекты кысаларында «Тәртип» радиосында «Җырла, балам!» тапшыруы башланды

0

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Июль аенда «Тәртип» радиосы «Салават күпере» журналы белән берлектә «СалаваTik» проекты кысаларында «Җырла, балам!» тапшыруын башлап җибәргән. «Тапшыруда күренекле музыка белгечләре, җыр авторлары белән кызыклы әңгәмәләр булачак», дип хәбәр итә оештыручылар.

Беренче чыгарылышта радио тыңлаучылар «СалаваTik»ларның үзләре белән танышса, алдагы тапшыруларда «СалаваTik»лар башкарган җырларның иҗат ителү тарихы турында мәгълүмат алачак. Тапшыру һәр җомга 20.25 сәгатьтә (кабатлавы — чәршәмбе 10.30 да) 93,1 FM ешлыгындагы «Тәртип» радиосында чыгачак.

«Җырларны өйрәнеп кенә калмыйбыз, аларның барлыкка килү тарихларын да халыкка җиткерәсебез килә. Безнең татар халкы — элек-электән җырга-моңга хирыс халык. Җырларыбыз буыннан-буынга тапшырылып килгән иң кадерле һәм бәһале мирас булып саналган. Шул мирасны саклап, үсеп килүче буынга тапшыру — безнең изге бурычыбыз», — дип «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«СалаваTik»ларның YouTube каналында 5 ай элек дөнья күргән «Чума үрдәк, чума каз» татар халык уен җырын 36 мең кеше караган. Икенче урында татар халык җыры «Әпипә», әлеге видео 25 мең карау җыйган. Фәридә Шәймәрданованың «Кайда безнең кулларыбыз?» җырын 24 мең тапкыр караганнар — ул өченче урында.

Бүген чыккан «Куяннар» җырының сүзләрен халык иҗат иткән, көен балалар бакчасында 31 ел музыкаль җитәкче булып эшләгән Фәридә Шәймәрданова язган.

«90 елларда, милли мәдәният үсеш ала башлаган чорда, балалар өчен татарча җырларга ихтыяҗ туды. Дөрес, профессиональ композиторлар балалар өчен көйләр яза, тик аларны башкару авыррак иде. Барлык композиторлар да балаларның мөмкинлеген тулысы белән белеп бетерми бит», — ди автор.

Беренче сезонда төшерелгән җырларның барысы да тиздән интернетка куелып бетәчәк. «Без икенче сезонга әзерләнәбез, җырлар сайлыйбыз, композитор, авторлар белән аралашабыз. Әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм балаларның фикерләре белән кызыксынабыз. Икенче сезонга сайланып алыначак җырлар да сабый күңеленә тиз үтеп керә алырлык булсын иде. Балалалар безнең белән 16 җыр өйрәнде, алдагы җырларны да шулай өйрәнеп барсыннар иде», ди оештыручылар.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства


Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Педагогов Калмыкии приглашают принять участие в Форуме классных руководителей


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

Возможность купить квартиру без первоначального взноса – программа «Клиентский капитал»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net