Яшел Үзән кешесе Covid-19 белән авырмау турында ялган медицина белешмәләре саткан
(Яшел Үзән, 24 июль, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казанда 46 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат 1 мең сумга Covid-19 белән авырмау турында ялган белешмә сатарга маташканда эләккән. Җинаятьченең телефонын тикшереп, полицейскийлар анда медицина белешмәләренең электрон формаларын таба. Шуннан соң оперативниклар шәхси медицина клиникаларының берсендә эшләүче ялган документлар ясаган хезмәткәргә чыга. Алар барысы туксанлап белешмә сатарга өлгергән. Яшел Үзән кешесенә карата «ялган документлар ясау, әзерләү яки сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.