Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» җитәкчелеге белән очрашты
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компрессор, насос һәм блок-модульле җиһазлар җитештерә торган зур предприятиеләрнең берсе — «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фикер алышуның төп темасы «Казанкомпрессормаш» заводының киләчәк үсеше булды. Завод 2012 елдан машина төзелеше холдингының бер өлеше булып тора. Аерым алганда, яклар предприятиене җитештерү заказлары белән тәэмин итү турында сөйләште. «ГМС төркеме» АҖ нефть-газ тармагы, торбаүткәргеч транспорт, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә.