Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2021

Татарстан журналистлары Тубыл шәһәрендә «Сибур» компаниясе объектлары белән танышты

0
Татарстан журналистлары Тубыл шәһәрендә «Сибур» компаниясе объектлары белән танышты

(Тубыл, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Тубыл шәһәрендә «СИБУР» компаниясе объектлары белән танышты. Татарстанның «ТАИФ» компаниясе белән берләшүе алдыннан махсус пресс-тур оештырылды.

Журналистларга «ЗапСибНефтехим» ширкәте эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Төрле җитештерү корпусларына бары тик махсус эш костюмы киеп керү генә рөхсәт ителде. «ЗапСибНефтехим» Көнбатыш Себердә нефть һәм газ чыгарудан пәйда булган икенчел продуктларны тирән эшкәртә һәм полиолефиннар җитештерә. Россиянең зур нефть химиясе комплексы елына 2,5 млн тонна полимер җитештерергә сәләтле (1,5 млн тонна полиэтилен һәм 1 млн тонна полипропилен). Углеводородларның киң фракциясен (ШФЛУ) җитештерү күләме — елына 8,6 млн тонна. 2020 елда яртысы диярлек экспортка җибәрелгән.

1974 елда Тубыл нефть химиясе комбинаты төзелеше башлана. 1984 елның декабрендә предприятиенең үзәк газ фракциясе җайланмасы файдалануга тапшырыла. 1999 елда Тубыл нефть химиясе комбинаты СИБУР составына кергән, җитәкчелек полимерлар җитештерүгә өстенлек биргән. 2013 елның октябрендә елына 500 мең тонна полипропилен җитештерү куәте белән полимер производствосына старт бирелә. 2014 елда СИБУР «ЗапСибНефтехим» комплексын төзүгә керешә. «ЗапСибНефтехим» вәкилләре хәзерге вакытта полимерларның 56 маркасы чыгарылуын әйтте, шул исәптән бу югары басымлы 24 маркалы полиэтилен. Бу чимал хуҗалык кирәк-яраклары, балалар уенчыклары һәм башкалар җитештерү өчен кулланыла.

2020 елда полимерларның 79 проценты экспортка юлланган, шуның 53 проценты — Кытайга. 2021 елның беренче кварталында исә, экспортка 61 процент полимер чыгарылган. Баланс базар ихтыяҗларыннан чыгып исәпләнә, беренче чиратта, эчке базарны канәгатьләндерү бурычы тора, ди компания вәкилләре.

«Бездә эшләүчеләрнең яртысы җирле халык булса, яртысы — читтән эшләргә килүчеләр», — дип сөйләде оешма җитәкчелеге. Хезмәткәрләрне «СИБУРИНТЕХ» үзәгендә яңа җиһазларда дөрес итеп эшләргә дә өйрәтәләр. Үзәк җитәкчесе әйтүенчә, бу механиклар, инженерлар яңа җайланмаларда хаталар җибәрмәсен өчен кирәк. Алар башта үзәктә күнегә, чыныга, аннары заводта шул эшне башкара. 2019 елда ачылган үзәктә 26 укыту лабораториясе, практик дәресләр өчен бүлмәләр бар. «СИБУР» компаниясе яшь белгечләрне әзерләү буенча урта һәм югары һөнәри уку йортлары белән дә системалы эш алып бара. «Мәктәп-вуз-предприятие» чылбырында беренче баскыч — «СИБУР» класслары. Бу 10-11 сыйныфлар өчен уникаль укыту программасы.

«СИБУР» социаль объектлар булдыруга да өлеш кертә. Балалар сәнгать мәктәбе, Тубылның 16 нчы мәгариф комплексы (балалар бакчасы, мәктәп, спорт комплексы), чаңгы-роллер трассасын, скейт-паркны һәм тагын берничә объектны заманча җиһазлауда ширкәттән акчалата ярдәм күрсәтелгән. Киләсе елда кванториум бинасын ремонтларга исәплиләр.

СИБУР һәм ТАИФ оешмаларының бизнесларын берләштерү эшен ел азагына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. «СИБУР Холдинг» базасында компания төзелеп, ТАИФ акционерлары нефть химиясе һәм энергетика предприятиеләре группасының контроль акцияләр пакетын тапшырып, 15 процент күләмендә өлеш алырлар дип күздә тотыла. Калган акцияләр пакетын ширкәт соңрак алачак. Шул рәвешле, полиолефин һәм каучук җитештерү буенча глобаль лидерлар бишлегенә керү ниятләнә.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Уникальная спецтехника помогает бесперебойной работе метро Москвы


Спорт в России и мире
Москва

Тренер "Динамо" Личка о самой дорогой покупке в Москве: я купил себе самокат


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина узнала неприятную новость перед "казахстанским дерби"


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве заметили первый в России электромобиль Tesla Cybertruck





Путин в России и мире
Москва

Пашинян подготовил "подарок" Путину к его инаугурации. Запад будет доволен


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил о желании построить в Белоруссии вторую АЭС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Любовь Успенская назвала дурной композицию Пугачевой «Балалайка»



Москва

Началось. Цены на квартиры уже меняются

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net