Россия Банкы төп ставканы елына 6,5 процентка кадәр арттырды
(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Банкы директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча төп ставканы бер процентка — елына 6,5 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, әлеге күрсәткеч 2019 елның октябрь–декабрь дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә РИА Новости. Яз көне Үзәк Банк акча-кредит сәясәтен нормальләштерүгә кереште һәм төп ставканы күтәрә башлады. Башта аны 0,25 процент пунктына — 4,5 процентка кадәр, ә аннары 5,5 процентка кадәр арттырды. Моннан тыш, регулятор 2021 ел өчен төп ставка буенча көтелгән саннарны уртача 5,5-5,8 процентка кадәр (4,8-5,4 процент) күтәрде. Төп ставка — ул минималь процент ставкасы, аның буенча Үзәк Банк коммерция банкларына бер атнага кредитлар бирә һәм депозитларга акча кабул итәргә әзер.