Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда яшенле яңгыр явачак.
Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һава температурасы 9-14 градус тәшкил итә, көндез 19-24 градуска кадәр күтәрелә.