Үзбәкстан Диния нәзарәте мөфтинең Мәскәүдә дәвалануын хәбәр итте
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Үзбәкстан мөфтие Усманхан Әлимовның сәламәтлеге турында каршылыклы хәбәрләр таралуга бәйле рәвештә, мөфтиятнең матбугат хезмәте дин әһеленең Мәскәүдә дәвалануын хәбәр итә.
«Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Усманхан Әлимов хәзерге вакытта Мәскәүдә дәвалана. Аның сәламәтлек торышы тотрыклы», — диелә җомга көнне таралган хәбәрдә. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.
Матбугат хезмәтендә нигезләнмәгән, дөреслеккә туры килми торган хәбәрне таратмаска өндиләр, исламда бу гөнаһ саналуы, шулай ук закон алдында җаваплылыкка да тартлылырга мөмкин булуны да искәртәләр.
Үзбәкстан мөфтие Әлимов 1950 елда Сәмәрканд өлкәсендә туган. 2006 елның августыннан ул Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы булып тора. Күп тапкырлар дөньяның иң күренекле мөселманнары исемлегендә мактаулы урын алган.