Валерий Карпин футбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры булды
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Валерий Карпин футбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифасына билгеләнде, дип хәбәр ителә Россия футбол берлеге сайтында.
«Ростов»ның тренеры белән контракт озайту мөмкинлеге белән 2021 елның 31 декабренә кадәр каралган. Якындагы ярты ел дәвамында 52 яшьлек тренер җыелма һәм клуб эшчәнлеген бергә алып барачак.
Карпин «Ростов»ны 2017 елдан бирле җитәкли. Аның тренерлык хезмәте исемлегендә шулай ук Мәскәүнең «Спартак», «Мальорка» һәм Армавир «Торпедо»сы бар.