Татарстанның Һәлакәтләр медицинасы үзәге 30 еллыгын билгеләп үтә
(Казан, 23 июль. «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсенең белем бирү үзәгендә Республика һәлакәтләр медицинасы үзәген булдыруның 30 еллыгына багышланган җыелыш узды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, җыелышта һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең 30 ел эчендә эшенә йомгак ясалды һәм алга таба үсеш юллары билгеләнде. Ветераннарны һәм гамәлдәге хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
Татарстан Республикасының һәлакәтләр медицинасы үзәге 1991 елның 15 июлендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән оештырыла.
Һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең миссиясе — гадәттән тыш хәлләрдә халыкка югары квалификацияле ашыгыч медицина ярдәмен, шулай ук ашыгыч консультатив медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү.
Биредә Республика клиник хастаханәсенең баш табибы, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, шулай ук безнең үзәк үз эшендә тыгыз хезмәттәшлек итә торган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы ведомстволары җитәкчеләре катнашты.