Дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 191 миллионга якынлашты
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Сишәмбе иртәсендә дөньяда коронавирус йоктыруның теркәлгән очраклары саны 190 923 535 тәшкил итте, дип хәбәр итте Американың Джонс Хопкинс университеты. Интерфакс хәбәр итүенчә, вирус тарала башлаганнан бирле ковид белән бәйле булган авырулардан үлүчеләр 4 096 272 кешегә җиткән. Шул ук вакытта 174,5 миллионнан артык кеше авырып, терелде. Коронавирус белән зарарлану очрагы 15 миллионнан арткан илләр арасына АКШ, Һиндстан һәм Бразилия керә.