Татарстанда узган ярты елда авариядә үлүче балалар саны арткан
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Быел алты ай эчендә Татарстан юлларында 93 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда ун бала һәлак булган һәм йөз бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов сүзләренә караганда, узган елның шул ук чорында республикада балалар катнашында 80 юл һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт бала һәлак булган һәм тагын 91 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
Шундый аварияләрнең берсе кичә кич белән Идел аша салынган күпердә булган. Renault белән идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, Citroën автомобиле белән бәрелешкән. Авариядә Renault автомобилендәге яшь ярымлык бала һәлак булган, шул ук автомобильдә барган биш яшьлек бала һәм руль артында булган әнисе җитди җәрәхәтләр алган.
Citroën машинасында 3 яшьлек бала һәм өлкән пассажир зыян күрә. Зыян күргән балаларны Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе балалар катнашындагы аварияләр артуына борчыла һәм кечкенә пассажирлар утырган машиналарда өлкәннәргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шулай ук балаларны ташу кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә.
«Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә», - диде Әхтәмҗанов.