Рөстәм Миңнеханов Халыкара авиакосмосмик салон эшчәнлегендә катнашачак
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2021» халыкара авиакосмик салоны эшендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, тантана сишәмбе, 20 июльдә, РФ Президенты Владимир Путин катнашында уза. Рөстәм Миңнеханов чарага пәнҗешәмбе көнне, 22 июльдә кушылачак. Исегезгә төшерәбез, Россия лидеры сүзләренчә, Казан авиазаводы ТУ-160М очкычларын җитештерүгә заказлар белән, ким дигәндә, 7 елга тәэмин ителгән.