Төркиянең Мәхмүтләр бистәсендә Россия туристы һәлак булган
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Төркиядә Россия туристы юл һәлакәтендә үлгән. Ул Аланья шәһәре тирәсендә Мәхмүтләр курорт бистәсе янындагы җәяүлеләр кичүендә авариягә очраган, дип хәбәр итә «Турпром» Sabah газетасына сылтама белән. РИА Новости хәбәр итүенчә, якынча мәгълүматларга караганда, Д-400 трассасында 22:00 сәгатьтә булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе — бәхетсезлек очрагы. Җәяүлеләр кичүеннән чыкканда, хатын-кызны мотоцикл бәрдерә. Ул машиналар хәрәкәт итә торган юлга егыла, шуннан соң мотоцикл аны тагын берничә метр сөйрәп бара. Вакыйга урынына табиблар, юл полициясе һәм жандармерия килгән. Хатын-кыз үлгән, ә 21 яшьлек шофер җиңелчә җәрәхәтләнгән, аны хастаханәгә китергәннәр. Дәваланганнан соң аны полициягә озатачаклар. Мәрхүмә хатын-кызга 40 яшь тирәсе булган, әмма аның шәхесе әлегә ачыкланмаган. Хатын-кызны тану өчен жандармерия аның бармак эзләрен алган, диелә хәбәрдә.