Саимә Ибраһимова белән хушлашу урыны билгеле
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова). Күренекле журналист, язучы Саимә Ибраһимова иртәгә Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнәчәк.
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итүенчә, аны иртәгә сәгать 9.30да 12нче хастаханәнең моргыннан алып китәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, язучы Саимә Ибраһимова 93 яшендә вафат булды .