Корбан бәйрәме уңаеннан Россиянең төрле төбәкләрендә ял көннәре төрлечә булды
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Әйтик, Татарстанда ул эшләми торган бер көн — сишәмбе, 20 июль булды. Башкортстанда 17-20 июльдә дүрт ял көне ясадылар. Дагыстан башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шимбә, 17 июль эш көне булган, ә 18, 19 һәм 20 июльдә ял көннәре дип игълан ителгән. Кабардино-Балкариядә Корбан бәйрәмен 20-22 июльдә билгеләп үтәләр. Эшләми торган ике көнне (20 һәм 21 июль) Ингушетия хакимияте билгеләгән.