Алексей Песошин: Пандемия цифрлаштыруның мөһимлеген күрсәтте
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Пандемия цифрлаштыру кирәклеген күрсәтте һәм аның инструментларын гамәлгә кертү процессын тизләтте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Президент академиясенең тугызынчы халыкара җәйге кампусында белдерде.
«Әлбәттә, цифрлаштыру белән бәйле барлык бурычларны да тормыш үзе куя. Башкарма хакимиятнең һәр органында, Президент Аппаратында белгечләр махсус өстәмә белем алды. Һәм хәзер бу процессны туктатырга мөмкин түгел. Пандемия болай да булган цифрлаштыру кирәклеген искәртте. Хәзерге вакытта технологияләр, цифрлаштырудан башка процесслар мөмкин түгеллеген аңларга кирәк», — диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелеге бары тик эшнең көндезге форматы гына иң нәтиҗәле булу мөмкинлегенә ышана.
«Соңгы вакытта кайбер төркемнәрне изоляцияләү процесслары, билгеле бер очракларда читтән торып эш режимын кертү аралашуда үз нечкәлекләрен күрсәтте. Татарстан Президенты һәм без барыбыз да бары тик күзгә-күз карап эшләү форматы гына булган барлык мөмкинлекләрне ача ала, дигән позициядә торабыз. Шуңа күрә нинди кыенлыклар булганда да алга барырга тырышырга кирәк», — диде Песошин.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда «Зөя калкулыклары» спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең тугызынчы халыкара җәйге кампусы ачылуын хәбәр иткән иде. Чара 16 илдән һәм Россиянең 17 төбәгеннән 180 студентны җыйды.