Буада башы белән койма астына кысылып калган хатын-кызга коткаручылар ярдәм иткән
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буада Вахитов урамында хатын-кыз йорт янындагы койма астына башы белән кысылып калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, зыян күргән хатын-кыз койма астыннан үзе генә чыга алмаган. Урынга килгән коткаручылар 50 яшьлек хатын-кызны койма астыннан чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.