Башкортстанда уку алдынгыларына 100 һәм 60 мең сум премия бирәләр
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда бөтенроссия яки төбәкара олимпиадаларда җиңүче яки призер булган укучылар республика Башлыгы премияләренә дәгъва итә ала. Шулай ук әлеге бүләк укучыларны әзерләгән укытучыларга да бирелә.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, мондый премияләр тапшыруны Радий Хәбиров 2018 елның ноябрендә раслаган. Ул вакытта олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогларга – 60шар мең, ә призерларга 30 мең сум акча бирелгән. Яңа төзәтмәләр нигезендә, быелдан әлеге сумма 100 һәм 60 мең сумга кадәр арткан.
Кагыйдәләр буенча, берьюлы берничә фән буенча олимпиада җиңүчесе яки призеры булган укучыга премия һәр казаныш өчен түләнә, диелә хәбәрдә.