Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. «Төньяк-көнчыгыштан талгын җил була, көчәйгәндә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитә», — диелә хәбәрдә. Һава температурасы төнлә +11..+16, көндез +21..+26 градус фаразлана. Шулай ук төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем күзәтелми.