Мөслимдә федераль Сабантуйда Сарман гармунчылары да катнашты
(Мөслим, 4 июль, «Татар-информ», « Мөслим »). Кичә, 3 июльдә, Мөслим авылында традицион XI Бөтенроссия авыл Сабантуе үтте. Милли бәйрәмдә Сарман районы гармунчылары да катнашты. Сарман мәдәният йортының «Моң», Иске Минзәләбаш мәдәният йорты каршында оештырылган «Әүлия моңнары», Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбенең «Сабантуй», М.Йөзлебаев исемендәге Җәлил музыка мәктәбенең «Өмет» гармунчылар ансамбльләре Сабан туенда чыгыш ясады, диелә хәбәрдә. Барлыгы 32 гармунчы һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.